Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт егетен наркотик матдә ясаган һәм саткан өчен хөкем иткәннәр
Аңа “Наркотикларны күпләп сату максатларыннан законсыз әзерләү һәм саклау” маддәсе буенча хөкем карары чыгарылган.
(Әлмәт, 1 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәре суды наркотиклар ясаган һәм саклаган 28 яшьлек егетне өч елга гомуми режимлы колониягә хөкем иткән. Бу турыда җирле басма ххәәр итә.
Эш материаллары буенча ул 1 апрельдә кул астында булган мәк саламы экстрактыннан наркотик матдә ясый. Аның бер өлешен ул шунда ук куллана. Өендә узган тентү барышында полиция хезмәткәрләре әлеге продукциянең калган өлешен табып ала.
Әлмәт егете үз гаебен тулысынча таныган. Аңа “Наркотикларны күпләп сату максатларыннан законсыз әзерләү һәм саклау” маддәсе буенча хөкем карары чыгарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз