news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт егете йөзү буенча Европа чемпионатына юллама алды

Эдуард Вәлиәхмәтов Россия чемпионатының 200 метрга брасс белән һәм 400 метрга комплекслы йөзү дистанцияләрендә бронза медаль алды.

Әлмәт егете йөзү буенча Европа чемпионатына юллама алды
almet-rt.ru

(Әлмәт, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 5-10 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә йөзү буенча Россия чемпионаты узды. Әлмәт егете Эдуард Вәлиәхмәтов 2019 елгы Европа чемпионатына юллама алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу ярышларда Россиянең иң көчле 848 йөзүчесе катнашты. 

Әлмәт шәһәре данын Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Олимпия резервы спорт мәктәбе шәкертләре - Эдуард Вәлиәхмәтов, Егор Силочев, Реналь Нәҗипов, Марат Мөхәммәтҗанов һәм Роман Яковлев яклады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Эдуард Вәлиәхмәтов Россия чемпионатының 200 метрга брасс белән һәм 400 метрга комплекслы йөзү дистанцияләрендә бронза медаль алды.

 Россия чемпионаты 2019 елның 4-8 декабрь көннәрендә Бөекбританиянең Глазго шәһәрендә узачак Европа чемпионатына сайлап алу туры буларак классификацияләнде. Нәтиҗәдә, Эдуард Вәлиәхмәтов 2019 елгы Европа чемпионатына сайлап алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot