Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт егете йөзү буенча дөньяның көчле спортчыларын куып җитте
Ул 400 метрга комплекслы йөзүдә финишка беренче килүчедән нибары 4 секундка гына калыша.
(Әлмәт, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 7-9 сентябрьдә Казанда беренче тапкыр йөзү буенча дөнья кубогы этабы ярышлары узды. Анда Әлмәт спортчылары да катнашты, дип яза җирле басма.
Егетләрнең икесе дә сынатмады. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган татарстанлылар исәбендә 6 медаль – 4 көмеш һәм ике бронза. Бер көмеш медальне шәһәребезнең олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Эдуард Вәлиәхмәтов яулады. Ул 400 метрга комплекслы йөзүдә финишка беренче килүчедән нибары 4 секундка гына калыша.
– Беренче урын алучы халыкара стартларда күп катнашкан, исәбендә рекордлар да булган спортчы, Европа һәм дөнья чемпионы. Мондый спортчылар белән ярышу безнең өчен бик мөһим һәм тәҗрибә дә, – диде Эдуард.
Тренер Светлана Вәлиәхмәтованың икенче шәкерте Владислав Акишинның әлеге халыкара стартларда беренче тапкыр гына катнашуы, 6 нчы урын яулау – шулай ук зур җиңү.
– Бу сезон башы гына әле, җәйдән соң көч тулысынча тупланмаган, шуңа күрә стартлар авыррак булды, – диде Светлана Вәлиәхмәтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз