news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт егете “Татарстанның бадминтон өметләре” турнирында икенче урынны алды

Чарага Татарстан республикасының 25 районыннан 260 кеше килгән.

Әлмәт егете “Татарстанның бадминтон өметләре” турнирында икенче урынны алды
архив/Ильнар Тухбатов

(Әлмәт, 5 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең “Девон” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә бадминтон буенча мастер-класс оештырылды. Дмитрий Гобәйдуллин көчле бадминтончылар белән үрнәк уен күрсәтте, дип яза җирле басма.

29-30 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә 3 этаптан торган “Татарстанның бадминтон өметләре“ яшүсмерләр турниры узды. Чарага Татарстан республикасының 25 районыннан 260 кеше килгән. Әлмәттән 13 кеше катнашты.

Ир-егетләр арасындагы парлы разрядта Рамазан Кәримов 2 урын яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot