Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт егете судомодель спорты буенча республика ярышларында җиңде
Ярышларда Әлмәт, Зәй, Саба һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән 26 укучы катнашты.
(Әлмәт, 16 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә мәктәп укучылары арасында судомодель спорты буенча ачык республика ярышлары узды. Бу турыда җирле басма яза.
Ярышларда Әлмәт, Зәй, Саба һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән 26 укучы катнашты.
Иң дәрәҗәле “ЕК-600 моделе классы” (600 мм зурлыктагы хәрби корабль күчермәсе) категориясендә Әлмәтнең “Яшь техниклар станциясе” үзәгендә шөгыльләнүче Марс Евсеев җиңүче булды.
Икенче урынга Балык Бистәсе районының балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенә йөрүче Вәзир Абдуллин ия булды. Өченче урынга исә Саба районыннан Солтан Зәһриев ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз