news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт егете Россиядә рекорд куйды

Анда илебездән 860 спортчы, шул исәптән Олимпия уеннары, Европа, дөнья чемпионнары һәм призерлары да катнашты.

(Әлмәт, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтле Эдуард Вәлиәхмәтов йөзү буенча Россия чемпионы булды, дип яза җирле басма.

Ярышлар Казанда узды. Анда илебездән 860 спортчы, шул исәптән Олимпия уеннары, Европа, дөнья чемпионнары һәм призерлары да катнашты. Татарстан җыелмасы составында чыгыш ясаган Эдуард (тренеры Светлана Вәлиәхмәтова) 400 метр арага йөзүдә чемпион булды һәм яшүсмерләр арасында рекорд куйды. Әлеге чемпионат йөзү буенча Европа чемпионатына квалификацион ярыш булып исәпләнде. Ул 13-17 декабрьдә Копенгагенда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100