Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт егете Россиядә иң көчле авыр атлетчы булып танылды
50 килограммга кадәр авырлык категориясендә Данил Злобин Россиядә иң көчлесе дип танылды.
(Әлмәт, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең Футбол буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә Данил Злобин Россиядә иң көчле авыр атлетчы булып танылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Владимир шәһәрендә 2000 елгы һәм яшьрәк кызлар-егетләр арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда 300 дән артык кеше катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз