news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт егете Россия беренчелегеннән көмеш медаль алып кайтты

Ул “лоу-киклы фулл-контакт” дисциплинасы буенча икенче урынны алды.

(Әлмәт, 4 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Күптән түгел Самара шәһәрендә кикбоксинг буенча Россия беренчелеге булып узды. Анда Әлмәт егете көмеш медаль алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә ике меңнән артык спортчы көч сынашты. Алар арасында Татарстан командасы составына кергән Әлмәт Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кикбоксинг бүгендә шөгыльләнүче 4 спортчы да чыгыш ясады.

Әләмт егете Эдуард Фазлыев уңышлы гына чыгыш ясап, “лоу-киклы фулл-контакт” дисциплинасы буенча көмеш медальгә ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot