news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт егете “Москвич”тан “Ламборджини” ясаган

Шуңа бер ел ярым вакыт киткән

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә яшәүче 21 яшьлек Андрей иске “Москвич”тан “Ламборджини”га охшаган автомобиль ясаган.
Моның өчен ул ике ел элек Интернет челтәре аша махсус эзләп, барлык детальләре дә канәгатьләндерерлек рәвештә булган 1981 елгы “Москвич” машинасын эзләп тапкан.

“Кулибин” “Москвичны” тыштан танымаслык итеп үзгәртә. Беренчедән, аркы ишекләрен кечерәйтеп, ачылмаслык итеп ябыштыра. Икенчедән, алгы ишекләренә “ламбомеханизм” дип аталучы махсус җайланма куйдырып зурайта. Тагын ул аның капотына көзгеләр урнаштыра, тюнинг мәсьәләсендә дә зур тырышлык куя. Шулай итеп, бер ел ярым эчендә эшләп бетереп хәзер инде дүртенче көн тирә-юньдәгеләрне шаккаттырып шәһәр урамнарын иңли, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100