news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт егете интернетка товар сатуы турында ялган белдерү урнаштырган

Суд аңа 2,5 ел гомуми режимлы колония билгеләгән.

(Әлмәт, 25 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Узган елны Әлмәттә яшәүче 20 яшьлек егет интернет челтәрендә BMW автомобильләре өчен запас частьләр сату турында белдерү урнаштырган була. Әмма күрсәтелгән исәп-хисап счетына акча күчергән заказ бирүчеләргә товар килмәгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

2018 елның июненнән декабрь аена кадәр ул шулай алты кешене алдап, акчаны үз кесәсенә сала барган. Гомуми зыян 113 мең сум тәшкил иткән.

Егетне “Аеруча зур күләмдә мошенниклык” маддәсе буенча гаепле дип табалар. Суд аңа 2,5 ел гомуми режимлы колония билгеләде, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot