news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт егете бокс буенча Бөтенроссия ярышларында беренче урынны алды

48 килограмм авырлыктагылар арасында Әлмәт егете 1 нче урынны яулады.

(Әлмәт, 10 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 1-6 октябрь көннәрендә Ижевск шәһәрендә 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында “Яшь Динамовчы” дигән бокс буенча Бөтенроссия ярышлары узды, дип яза җирле басма.

Биредә илнең 21 регионыннан килгән 134 спортчы катнашты. Республикабызны һәм нефтьчеләр каласын бу ярышта “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Әмир Салихов тәкъдим итте. 48 килограмм авырлыктагылар арасында Әлмәт егете 1 нче урынны яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot