news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт драмтеатрында режиссерлар лабораториясе ачылды

Проектларны 18 гыйнварда тәкъдим итәчәкләр.

(Әлмәт, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 14-18 гыйнварда Әлмәт драмтеатрында «Friendzone» төбәкара режиссерлар лабораториясе уза, дип яза җирле басма.

Проектта Татарстан һәм Башкортстаннан килгән 4 яшь режиссер катнаша. Алар куелачак спектакльгә 4 көн дәвамында театраль этюд тәкъдим итәчәк. Күрсәтеләчәк өзек – яшүсмерләр өчен тәгаенләнгән спектакльнең бер өлеше. Лабораториянең аудиториясен тәшкил итүче экспертларга Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов рәислек итә. Проект-лаборатория Әлмәт драмтеатрының 5 мәйданчыгында уза. Проектларны 18 гыйнварда тәкъдим итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot