news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәт дөньяга килүче сабыйлар саны буенча алда бара

Биредә бер мең кешегә 11,8 сабый туры килә

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 9 аенда республикада барлыгы 43148 бала туган. Ул узган елның шушы чорына карата артыграк.

Демографик үсеш Алабуга, Түбән Кама, Тукай һәм Әлмәт районнарында күзәтелә. Әлмәттә 1 мең кешегә 11,8 сабый туры килә, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.. Аерылышучылар да кимегән. ТР ЗАГС идарәсе хәбәр итүенчә, гыйнвар-сентябрь айларында аерылышу турында 11 мең 224 акт теркәлгән. Узган ел шушы чорда бу сан 105кә артыграк булган

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100