Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт-Чистай юлында нефтьчеләрнең гомере өзелгән
Һәлакәт сәбәпчесенең соңгы ике елда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 61 тапкыр штраф түләве билгеле.
(Әлмәт, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт-Чистай юлының 8 нче километрында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелә, ә тагын икесе "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләренә тапшырыла, дип яза җирле басма.
Билгеле булганча, Chery Tiggo машинасы белән идарә иткән “Михайловка” станциясенең нефть чыгару хезмәткәрләре эшкә юл тотканда, каршы полосага зур тизлек белән Mitsubishi килеп чыга. Бәрелешү нәтиҗәсендә, Кытай машинасында утырган пассажир һәм шоферның гомере өзелә.
Япон машинасындагы шофер белән пассажир авыр хәлдә "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләренә тапшырыла. Моннан тыш, һәлакәт сәбәпчесенең соңгы ике елда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 61 тапкыр штраф түләве билгеле
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз