news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт боксчысы беренче урынны алды

Әлмәт спортчысы Хазар Мехтизаде ярыш нәтиҗәләре буенча 52 кг авырлыкта беренче урынга ия булды.

(Әлмәт, 19 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").13-17 август көннәрендә Соль-Илецк шәһәрендә халык мәгарифе отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Степанович Шишкин истәлегенә Бөтенроссия бокс ярышлары узды. Ярышта Әлмәт спортчысы уңышка иреште. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Турнирда Әстерхан өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Татарстан Республикасы, Башкортстан, Чуаш Республикасы, Удмуртия Республикасы, шулай ук Казахстан һәм Үзбәкстаннан килгән иң көчле боксчылар катнашты.

Бу чарадан Әлмәт боксчылары да читтә калмады. Әлмәт спортчысы Хазар Мехтизаде ярыш нәтиҗәләре буенча 52 кг авырлыкта беренче урынга ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100