news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт боксчылары республика турнирында җиңгән

Әлмәт данын бу ярышларда Р.Низамиев һәм С.Бормотов җитәкчелегендә “Девон-Юность” бокс клубында шөгыльләнүче 10 спортчы яклады.

Әлмәт боксчылары республика турнирында җиңгән
Михаил Захаров

(Әлмәт, 2 апрель. "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 28-31 март көннәрендә Чирмешәндә Космонавтика көненә багышлаган бокс буенча V республика турниры узды. Әлмәт боксчылары чираттагы җиңүләрен яуладылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Турнирда Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Түбән Кама, Кама Аланы, Сарман, Җәлил, Ютазы, Байлар Сабасы, Алабуга һәм Бөгелмә шәһәрләреннән килгән 103 спортчы катнашты.

Әлмәт данын бу ярышларда Р.Низамиев һәм С.Бормотов җитәкчелегендә “Девон-Юность” бокс клубында шөгыльләнүче 10 спортчы яклады.

Турнир нәтиҗәләре беренче урынга 29 кг авырлык категориясендә Кирилл Коростелев (2007 елгы), ә Илья Коростелев (2005 елгы) 41,5 кг авырлык категориясендә икенче урынга ия булды.

Өченче урынга 30 кг авырлык категориясендә Рамазан Салахов (2008 елгы), 50 кг авырлык категорисендә Таһир Нуруллин (2004 елгы), 36 кг авырлык категориясендә Никита Нескоромный (2007 елгы), 36 кг авырлык категориясендә Павел Нескоромный (2007 елгы), 38,5 кг авырлык категориясендә Богдан Денисов (2007 елгы) һәм 56 кг авырлык категориясендә Артем Назаров (2005 елгы) ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot