news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт боксчылары республика турнирында беренче урын алган

Турнирда Лениногорск, Бөгелмә, Сарман, Җәлил һәм Әлмәт шәһәрләреннән килгән 56 спортчы катнашкан.

Әлмәт боксчылары республика турнирында беренче урын алган
Салават Камалетдинов/архив

(Әлмәт, 25 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 24 мартта Карабаш бистәсендә көрәш залы ачылу уңаеннан бокс буенча республика турниры узды. Әлмәт боксчылары бу ярышларда беренче урынга ия булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Турнирда Лениногорск, Бөгелмә, Сарман, Җәлил һәм Әлмәт шәһәрләреннән килгән 56 спортчы катнашкан. 

24 кг авырлык категориясендә беренче урынга Марат Мингалиев (2009 елгы), 26 кг авырлык категориясендә Илъяс Фәрхетдинов (2011 елгы), 30 кг авырлык категориясендә Дмитрий Манукян (2010 елгы), 32 кг авырлык категориясендә Артем Баймиев (2009 елгы), (64 кг авырлык категориясендә Илнар Ялалетдинова (2000 елгы) һәм 60 кг авырлык категориясендә Илдар Котлыбаев (1998 елгы) ия булган.

Егетләр “Девон-Юность” бокс клубында тренерлары Р. Низамиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot