news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт боксчылары республика данын яклаячак

Беренче урынга лаек булган егетләр Татарстан җыелмасы составына кертелде.

(Әлмәт, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Казанда 2002-2003 елгы спортчылар арасында бокс буенча Татарстан беренчелеге үтте. Анда «Девон-Юность» бокс клубыннан Әлмәт җыелмасы уңышлы чыгыш ясады, дип яза җирле басма. 

Яков Бодрягин (70 кг), Хазар Мехтизаде (46 кг), Назар Мехтизаде (66 кг) беренче урыннарны яуладылар. Рамис Галиев (57 кг), Алмаз Насыйбуллин (75 кг) өченче урынга лаек булдылар. Балаларның тренеры Раджив Низамеев.

Шулай ук «Әлмәтнефть» спорт комплексыннан Сергей Николаев (66 кг) яхшы нәтиҗә күрсәтеп, икенче урынга чыкты. Тренеры - Тимур Димирбеков.

Беренче урынга лаек булган егетләр Татарстан җыелмасы составына кертелде. Алар март аенда Ижевскида узачак Идел буе федераль округы беренчелегендә республика данын яклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot