news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт боксчылары Җәлил бистәсеннән җиңү белән кайтты

Бергә-бер барган көрәштә “Девон-Яшьлек” командасы 9:4 исәбе белән җиңү яулады.

(Әлмәт, 3 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 1 декабрь көнне Җәлил бистәсендә Әлмәтнең “Девон-Яшьлек” һәм Җәлил бистәсенең “Бердәмлек” командалары арасында бокс буенча матч очрашуы булып узды.

Бергә-бер барган көрәштә “Девон-Яшьлек” командасы 9:4 исәбе белән җиңү яулады.

Беренче урынны 26 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ратмир Хәкимов (3 нче мәктәп), 34 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илдан Шәңгәрәев (10 нчы мәктәп), 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә Владислав Беляев (24 нче мәктәп), 46 килограммга кадәр авырлык категориясендә Таһир Нуруллин (16 нчы мәктәп), 52 килограммга кадәр авырлык категориясендә Хазар Мехтизаде (КИУ), 56 килограммга кадәр авырлык категориясендә Алмаз Дәүләтшин (7 нче мәктәп) һәм Тимур Дәүләтшин (АПТ), 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Никита Косарев (24 нче мәктәп) һәм 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә Назар Мехтизаде (25 нче мәктәп) яулады.

Икенче урынга 41 килограммга кадәр авырлык категориясендә Антон Андиряков (24 нче мәктәп), 47 килограммга кадәр авырлык категориясендә Эмиль Шәйхетдинов(12 нче мәктәп), 48 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рамазан Мөхәрәмов (25 нче мәктәп), 64 килограммга кадәр авырлык категориясендә Виталий Сергеев (АПТ) ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot