news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт боксчылары Казахстанда халыкара турнирда алдынгы урыннарга ия булган

Турнирда Россия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан кебек илләрдән йөздән артык спортчы катнашты.

Әлмәт боксчылары Казахстанда халыкара турнирда алдынгы урыннарга ия булган
архив/Салават Камалетдинов

(Әлмәт, 23 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 16-20 октябрь көннәрендә Казахстан Республикасы Аксай шәһәрендә яшүсмерләр һәм яшүсмерләр арасында бокс буенча халыкара турнир узды. Әлмәт боксчылары бу ярышларда уңышлы гына чыгыш ясап, алдынгы урыннарга ия булды. Бу турыда "Әлмәт таңнары" газетасы сайтында хәбәр ителә. 

Турнирда Россия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан кебек илләрдән йөздән артык спортчы катнашты. Әлмәт шәһәре данын "Девон-Юность" бокс клубында тәрбияләнүче спортчылар яклады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 52 кг авырлык категориясендә Хазар Мехтизаде өченче, 32 кг авырлык категориясендә Кирилл Корестелев икенче урынга ия булды. Илдан Шәңгәрәев 38 кг авырлык категориясе буенча беренче урынны яулады.

Егетләр “Девон-Юность” бокс клубында тренерлары Р.Низамиев һәм С.Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100