news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт боксчылары Бөтенроссия ярышларында җиңгән

Ир-егетләр арасында 69 кг кадәр авырлык категориясендә Әлмәт егете Роман Кудлович беренче урынга ия булды.

Әлмәт боксчылары Бөтенроссия ярышларында җиңгән
архив/Ильнар Тухбатов

(Әлмәт,  март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 26 февральдән алып 2 мартка кадәр Йошкар-Ола шәһәрендә Төньяк Кавказда һәлак булган сугышчылар истәлегенә бокс буенча Бөтенроссия ярышлары узды.Әлмәт спортчылар бу ярышларда да сынатмады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Турнирда Россиянең төрле регионарыннан килгән иң көчле боксчылар катнашты.  Киеренке көрәш нәтиҗәсендә ир-егетләр арасында 69 кг кадәр авырлык категориясендә Әлмәт егете Роман Кудлович беренче урынга ия булды.

Яшүсмерләр арасында икенче урынга шул ук авырлык категориясендә Виталий Сергеев ия булды. Егетләр “Девон-Юность” бокс клубында тренерлары Р. Низамиев һәм С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot