Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт биючеләре телевизион проект финалистлары булдылар
«Folk of Dance» проектның финалы 2-5 февраль көннәрендә Мәскәүнең «Известия-Холл» концертлар залы сәхнәсендә узачак.
(Әлмәт, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлеләр халык биюе буенча "Folk of Dance" телевизион проекты финалистлары булды. Бу турыда җирле басма яза.
Йомгаклау этабына Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге "Казан" бию ансамбле, Юлия Черемисинова җитәкчелегендә "Веселое времечко" халык биюе ансамбле, Дәүләт Умәров "Мирас" балалар биюе ансамбле, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре Ольга Побужанская һәм Светлана Корепанова җитәкчелегендәге "Татарстан" халык биюе ансамбле һәм Илнур Әглиуллин җитәкчелегендәге Әлмәт районының "Мириданс" бию ансамбле дә керде.
"Folk of Dance" проектның финалы 2-5 февраль көннәрендә Мәскәүнең "Известия-Холл" концертлар залы сәхнәсендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз