Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт башлыгы үзенчәлекле кубок иясе булды
Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинга диплом һәм исемле истәлекле кубок тапшырдылар.
(Әлмәт, 24 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин “Созвездие – Йолдызлык” фестивале хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән өчен исемле истәлекле кубокка ия булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
22 гыйнварда РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, РУТИ (ГИТИС) эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисов һәм мәдәният өлкәсендәге РФ хөкүмәте премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов Әлмәткә килеп тантаналы рәвештә Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинга диплом һәм исемле истәлекле кубок тапшырдылар.
“Созвездие–Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале Татарстанда менә инде 18 ел оештырылып килә. Ул үз эченә республикабызның барлык муниципаль районнарын һәм шәһәрләрен ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз