news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт башлыгы укучыларга юллама бүләк итте

Быел 53 укучы Әлмәт данын бөтен республикага һәм илгә танытты.

(Әлмәт, 29 июнь, "Татар-информ, "Әлмәт таңнары"). Быел 53 укучы Әлмәт данын бөтен республикага һәм илгә танытты, дип яза җирле басма

Яшьләр һәм балалар иҗат үзәгендә 2016- 2017 елларда район, республика һәм төбәкара олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Әлмәт районыннан Бөтенроссия фән олимпиадасының мәктәп турында барлыгы 18514 укучы катнашкан быел. Шуларның 3 188 е – муниципаль этапта, 53 се төбәкара һәм республика турларында югары күрсәткечләргә ия булып призлы урыннарга лаек булган.

Олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына килгән район башлыгы Айрат Хәйруллин әлеге укучыларны районның элитасы, милләт бизәкләре һәм лидерлары дип атады.

- Белем алу - зур тырышлык таләп итә торган хезмәт ул. Моны минүземнән чыгып әйтәм. Барлык катнашучыларга да чиксез рәхмәтлемен. Бирегә җыелган укучылар бүген сыйныфташларыннан бер-ике башка югары тора. Алар ныклы белем алуның тәмен дә, ачысын да татыганнар. Бер-ике көн генә шөгыльләнеп төбәкара олимпиада җиңүчесе булып булмый, моның өчен еллар кирәк, - диде ул укытучыларга һәм җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырып. Бүләккә килгәндә, быел анысы да кызыгырлык иде: һәр укучы шәһәр пляжында бер ай буе бушлай аттракционнарда йөри алырлык сертификатка ия булды.

 

Гадәттәгечә, олимпиадаларда җиңүче укучыларны иң күп әзерләгән мәктәпләргә “Зур Җидегән йолдыз” дигән мәртәбәле исем бирделәр. Быел лидер-мәктәпләр исемлегенә 1 нче һәм 2 нче лицейлар, Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия керде. Шулай ук, шәһәрнең 1, 16, 17 нче һәм Түбән Мактаманың 2 нче мәктәпләре дә олимпиада җиңүчеләрен әзерләүчеләр булып танылдылар, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot