news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт башлыгы мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты

Әңгәмә барышында җир кишәрлекләре бирү, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләренә кагылышлы актуаль темалар күтәрелде.

Әлмәт башлыгы мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты
almetyevsk.tatar.ru

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Тимур Нагуманов мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Тагын бер мөһим сәбәп - Тимур Нагуманов Әлмәт муниципаль районын җитәкләгән вакыттан алып 100 көннән артык вакыт узды. Бу турыда Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында район башлыгы журналистларга шәһәрдә җирле хакимият тарафыннан башкарыла торган эшләр турында сөйләде һәм аларның сорауларына җавап бирде. Алар агымдагы бурычларга, шулай ук шәһәрнең үсеш перспективаларына кагылды.

Тимур Нагуманов "Татнефть" компаниясенә мөмкин булган барлык планнарны һәм проектларны гамәлгә ашыруда һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Әңгәмә барышында җир кишәрлекләре бирү, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләренә кагылышлы актуаль темалар күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100