news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт башлыгы җирле халыкны каймак белән сыйларга җыена

Сөтчелек комбинатында 70 эш урыны булдырылган.

(Әлмәт, 31 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 1 июньдә сөтчелек комбинатын эшләтеп карарга планлаштыралар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"10 июньдә беренче 20 тонна сөт кабул ителәчәк. Биредә 70 эш урыны булдырылды. Июль аенда сертификатка ия булгач та сатуга үзебезнең продукция чыгачак, Әлмәт каймагын бергәләп авыз итәрбез дип уйлыйм",- дигән район башлыгы Айрат Хәйруллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot