news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт башлыгы җиңүчеләр арасында

Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында ел саен үткәрелә торган әлеге бәйгегә йомгак ясалды.

(Әлмәт, 22 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин «Закон Территориясе» республика бәйгесе җиңүчеләре арасында, дип яза җирле басма.

Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында ел саен үткәрелә торган әлеге бәйгегә йомгак ясалды. Быел ул унынчы тапкыр үткәрелде. Җиңүчеләрне хөрмәтләүдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Нугуманов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.

Җиңүчеләрне тәбрикләп, Алексей Песошин әлеге бәйгенең һаман саен популярлаша баруын, актуальлеген һәм кирәкле булуын билгеләп үтте. Анда катнашучылар артуын ассызыклады. Конкурсантларга гражданлык инициативасы күрсәтүләре һәм эчке эшләр органнарына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot