news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт башлыгы авыл җирлекләрендә эшләүче полиция хезмәткәрләренә йортлар төзелеше белән танышты

Ике елда Яңа Кәшер һәм Рус Акташы авылларында ике торак йорт төзү планлаштырыла

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елда Татарстанның 39 районында полициянең участок пункты һәм торак йорт берләштерелгән 82 типлаштырылган комплекс планлаштырыла. Әлмәт муниципаль районында закон бозуларны кисәтү комплекслы программасы кысаларында, 2013–2014 елларга Яңа Кәшер һәм Рус Акташы авылларында полиция участок уполномоченныйлары өчен ике торак йорт төзү планлаштырыла. Район башлыгы Мәҗит Салихов әлеге авылларда булып, төзелеш барышы белән танышты.
Яңа Кәшер авылындагы комплекс төзелешен “АльмаСтрой” ҖЧҖ алып башкара. Июнь аенда башланган төзелеш тәмамлану алдында. Идәнгә линолеум җәю, ишекләр кую, обойлар ябыштыру кебек эчке эшләр генә калган диярлек. Торак йортта 2 йокы бүлмәсе, зал, кухня, гардероб бүлмәсе, ванна урнашкан. Бинаның икенче ягында эш һәм гражданнарны кабул итү кабинеты урын алачак. Бина тулысынча җиһазлар белән тәэмин ителә.
Рус Акташы авылында полиция участогы бинасы булганлыктан, йорт кына салына. Төзелеш эшләре “Современные строительные системы” җәмгыятенә тапшырылган. Аның директоры Айрат Мәүлетбаев сүзләренә караганда, барлык эшләр дә тәмамлану алдында, бары тик кирәкле документларны рәсмиләштерәсе генә калган.
Рейд азагында Мәҗит Салихов башкарылган эшләргә бәя бирде: “Эш кайный. Нигездә бина эчендәге эшләр генә калып бара. Ноябрь ахырына кадәр технологияләрдән читкә тайпылмыйча сафка бастырылган комплексны һәм йортны экспулатациягә тапшыра алырбыз дип уйлыйм. Әлеге биналарда яшәү уңайлы, эшләү нәтиҗәле булыр дип ышанам”, – диде ул.
Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot