news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт балыкчысына Чаллы коткаручылары ярдәмгә килгән

Әлмәт балыкчысын йөзү чарасы ярдәмендә судан ярга чыгаралар.

(Әлмәт, 24 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт балыкчысына Чаллы коткаручылары ярдәмгә килгән. Һәлакәт якшәмбе көнне Яңа Мелькен торак пункты янында Ык елгасында була, дип яза җирле басма.

Ярдан 300 метр эчтәрәк балыкчы боз астына китә башлый. Яр Чаллы коткаручылары аңа ярдәмгә килә. Әлмәт балыкчысын йөзү чарасы ярдәмендә судан ярга чыгаралар. Ир медицина ярдәменнән баш тарта.

news_right_1
news_right_2
news_bot