news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт балаларына рояль бүләк иттеләр

Дүрт көн дәвамында Әлмәт, Бөгелмә, Бавлы, Лениногорскида балалар фортепиано, саксофон, аккордеон, вокал буенча мастер-классларда катнаша.

(Әлмәт, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә янә зур мәдәни вакыйга - «Владимир Спиваков фонды академиясе. Балалар - балаларга. Татарстан» мәдәни-белем бирү проекты икенче тапкыр иң сәләтлеләрне бер урынга җыйды, дип яза җирле басма.

«Татнефть»нең «Рухият» рухи яңарыш фонды инде икенче ел әлеге мәдәни-белем бирү проектына үзеннән өлеш кертеп, төбәгебезнең сәләтле балаларына күтәрелергә, талантларын үстерергә ярдәм кулы суза. Дүрт көн дәвамында Әлмәт, Бөгелмә, Бавлы, Лениногорскида балалар фортепиано, саксофон, аккордеон, вокал, рәсем сәнгате, хореография буенча мастер-классларда катнаша.

– Бу проектның максатын «Татнефть» үзе күтәреп алды һәм бәяләде. Бүген талантлы бала булып туу гына аз әле. Уңышлы кеше булыр өчен тырышырга һәм эшләргә дә кирәк. Ә аның өчен нефтьчеләр кебек ярдәм кулы сузучылар булу мөһим. Моны «Татнефь» компаниясе бик оста башкара. Социаль проектларның асылын аңлап, аларны ел да үстерергә талпына. Шулай дәвам итегез , - диде Владимр Спиваковның халыкара хәйрия фонды сәнгать җитәкчесе Петр Гулько. Тантана барышында әлмәтлеләр дә аның үзенә бүләк ясады, татар халык башлыгы- түбәтәй кидерттеләр.

– Икенче ел безнең шәһәрләрдә мастер-класслар уздырып, безнең балаларга шундый мөмкинлек тудырганыгыз өчен зур рәхмәт. Элек алар бу барлык музыкантларны телевизордан гына күреп белсә, ә хәзер бу фондка була алар сезнең дәресләрне дә алу бәхетенә иреште. Өметле киләчәккә якты тәрәзә бу, - дип бәяләде «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев та яшьләр өчен шартлар тудырылып торуы һәм «Татнефть»нең мәдәният сарайларына, музыка мәктәпләренә һәм көллияткә ун рояль алуына чиксез рәхмәтләрен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100