Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт балаларына хәйрия бүләкләре әзерлиләр
2018 елда 10265 бүләк сатып алу планлаштырылган.
(Әлмәт, 12 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Шәһәр активы белән киңәшмәдә “Игелекле Әлмәт” штабының Яңа ел хәйрия акциясен уздыру буенча планнары белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева уртаклашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Шәһәрнең оешма һәм предприятиеләре профсоюз комитетлары аша балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре һәм татлы бүләкләр алуны оештыра. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең балалары өчен бүләкләр җирле бюджет акчасына алыначак.
2018 елда 10265 бүләк сатып алу планлаштырылган. Шуларның 7295 е бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең балаларына булса, 375 е ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм опекага алынган балаларга тапшырылачак.
13 декабрь көнне Яшьләр үзәгендә бердәм белешмә хезмәте эшли башлаячак. 8(8553) 26-00-99 телефоны аша сез ярдәмгә мохтаҗ булган балалар, аз керемле гаиләләр һәм авыр хәлдә калган гаиләләр турында мәгълүмат бирә аласыз.
21 декабрьдән Яшьләр үзәге мәйданчыгында “Игелек кылырга ашык!” акциясе була. Ул хәйрия ярминкәсе белән башланып китәчәк. Яңа ел акцияләре 27 декабрь көнне Әлмәт икътисади зонасы муниципаль районнарының коммерция тибында булмаган оешмалары эшчәнлегенә йомгак ясау белән тәмамланачак.
Акцияләрдән тыш 21, 22 һәм 26 декабрь көннәрендә Әлмәттә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм сәләтле балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз