news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт балалары төзүчеләргә ярдәмгә килде

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов та балаларның бу гамәлләрен уңай бәяләде.

(Әлмәт, 30 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Моннан бер ай элек Әлмәттә шарлавыклы буаларның үзәк мәчет янындагы җирендә реконструкция башланган иде. Биредә балаларга төрле темадагы уен мәйданчыклары булачагын ишетеп, хәтта мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесенә йөрүче сабыйлар да шатланды. Алар төзүче абыйларына ярдәм итәргә килде, дип яза җирле басма.

18 һәм 39 нчы бакча балалары башларына каска, өсләренә махсус жилетлар кигәч, нәкъ төзүчеләр сыман булды да куйды. Кулларына чүкеч тоттыргач, җитдиләнә төште үзләре. Әлбәттә, чүкеч барысына да җитмәде. Төзүче абыйлары ярдәмгә шулкадәр нәни дуслары килер дип көтмәгән иде булса кирәк. Алай да берсе дә эшсез калмады: кемдер кирпечләрне биреп торды, икенчеләре аларны сырын сырына туры китереп җәйде, өченчеләре өсләрен чүкеч белән каккалап җиргә урнаштырды.

 

 

 

 

 

– Балалар биредәге төзелешкә шунда ук игътибар иттеләр һәм безгә сорауларын яудырдылар: нәрсә төзиләр, кайчан әзер була? Аннан үзләре хыяллана башлады. Балалар мәйданчыгында күрәсе килгән элементларны кертеп проектлар төзеделәр. Аны балалар комлыгына төшереп тә күрсәттеләр. Шулай итеп «Бу безнең шәһәр һәм анда безгә яшәргә» проекты килеп туды. Күптән түгел балалар төзүчеләргә ярдәм итәсе килүен белдерде. Без аларның бу төзелешкә көчләреннән килгәнчә өлеш кертүе калабызда төзелгән, урнаштырылган корылмаларга сакчыл карауда, шәһәргә карата горурлык хисен арттыруда ярдәм итәр дип уйлыйбыз, – диде 18 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Елена Бутлеровская.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов та балаларның бу гамәлләрен уңай бәяләде.

– Балаларның ихластан ярдәм итәргә теләп эшләве сизелде. Чүкечне дөрес тотучылар да игътибарны җәлеп итте. Минемчә, без бу юл белән төзүче һөнәренә мәхәббәт тә уятабыз, – диде ул да.

news_right_1
news_right_2
news_bot