Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт балалар хастаханәсенә җиһазлар алу өчен 23 млн сум биреләчәк
Хастаханәнең перинаталь үзәге өчен махсус җиһазлар алыначак.
(Әлмәт, 27 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт балалар хастаханәсенең перинаталь үзәге өчен махсус җиһазлар алыначак, дип яза җирле басма.
Тендер шартлары буенча перинаталь үзәккә яңа туган сабыйлар өчен 5 инкубатор, 5 реанимация урыны, 5 интенсив терапия инкубаторы һәм 4 электрохирургия аппараты (1 радиоешлыклы һәм 3 югары ешлыклы) алынырга тиеш.
Аппаратура белән тәэмин итү өчен район бюджетыннан 23, 7 млн сум биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз