news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт балалар бакчасы сабыйларына экологик дәрес уздырдылар

Алар бу көнне катыркадан җимлек ясарга өйрәнделәр.

(Әлмәт, 16 октябрь,"Татар-информ","Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 35 нче балалар бакчасы сабыйларына “Табигать дөньясы” дигән экологик дәрес уздырдылар, дип яза җирле басма.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе укытучылары Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының белгечләре белән берлектә кеше белән табигать бәйләнеше турында сөйләделәр.

Тәрбияче Илгизә Әхмәтханова кечкенә әлмәтлеләрне “Экология мәктәбе” дигән уен әсбаплар белән таныштырып үтте. Алар бу көнне катыркадан җимлек ясарга өйрәнделәр. Ясаган җимлекләрне алар балалар бакчасы территориясе буенча элеп чыктылар.

Тематик мультфильм караганнан соң балалар тәрбияче апалары белән мультфильм геройларының гамәлләре турында фикер алыштылар. Ахырдан балаларны практик эшчәнлеккә дә җәлеп иттеләр. Алар әти-әниләре белән бергә чыршы, каен һәм алмагач үсентеләре утырттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot