Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт бакчаларында Туган тел атналыгы уза
Татар газет-журналларына язылу – шул проект кысаларында узган зур чара.
(Әлмәт , 27 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 36 нчы “Тылсымлы сарай” балалар бакчасы туган тел атналыгын быел “Яздан аерып булмый Тукайны!” дигән шигърият бәйрәме белән беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Ата-аналар катнашында җырлы-биюле тамаша узды. Тукай шигырьләре, җырлары – бар да урынлы яңгырады, дип яза район газетасы.
Габдулла Тукайның иҗаты еллар узгач та актуаль булып кала бирә. Тәрбия, әхлак төшенчәләре дибез икән, без әлеге бөек шәхеснең иҗатын иң элек олыларга, белергә тиеш. Аеруча туган тел турында сүз алып барганда. Менә шуның өчен 36 нчы балалар бакчасында быел “Туган телем - иркә гөлем” проекты башлап җибәргәннәр дә инде Алар моңарчы да милли мәсьәләгә тирәннән карап, туган телдә чаралар еш оештыралар иде. Быел исә аеруча әһәмиятлеләрен булдырганнар.

Татар теле белгече Рәзилә Усманова сүзләренчә, әлеге проектны алар алдагы елларда да дәвам итәргә планнаштыралар. Татар газет-журналларына язылу – шул проект кысаларында узган зур чара, мәсәлән. Якынча 100 гаилә матбугатка язылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз