news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәт-Бөгелмә юлында коточкыч һәлакәт

Өч кеше һәлак булган

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә иртән Әлмәттән Бөгелмәгә бара торган юлда, Габдрахман авылын чыкканнан соң, коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ВАЗ-2109 машинасы белән КАМАЗ бәрелешкән. Өч кеше һәлак булган.
Һәлакәткә китергән сәбәп – юлда көчле томан булу. Фаразлар буенча, КАМАЗ ни сәбәпледер каршы як полосага чыккан һәм җиңел машина белән бәрелешкән.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100