news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт, Азнакай һәм Ютазыда Кариев театрының гастрольләре бара

3-4 март көннәрендә Кариев театры артистлары әлмәтлеләргә дүрт спектакль күрсәтте.

Әлмәт, Азнакай һәм Ютазыда Кариев театрының гастрольләре бара
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Кариев театры сезонның беренче гастрольләрен Әлмәттә башлап җибәрде. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

3-4 март көннәрендә Кариев театры артистлары әлмәтлеләргә дүрт спектакль күрсәтте. Ике көндә дә заллар тулы булган.

Театр гастрольләргә “Мәхәббәт күгәрченнәре” һәм Гаяз Исхакый хикәясе буенча куелган “Кәҗүл читек” спектакльләрен алып чыккан.

Гастрольләр ябылу тантанасында Әлмәт һәм Кариев театрлары директорлары Фәридә Исмәгыйлева һәм Гүзәл Сәгыйтова катнашкан. Сәхнәдән сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаган җитәкчеләр гастрольләрнең театрлар арасындагы дуслыкта мөһим роль уйнавын әйткән.

Фәридә Исмәгыйлева Әлмәт районы советы һәм башкарма комитеты исеменнән “Намуслы нәтиҗәле хезмәт өчен һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен” кариевлыларга Рәхмәт хаты тапшырган.

“Бу безнең Театр елында һәм мин җитәкчелек иткән чорда беренче иҗади сәфәребез. Шуңа да без бу очрашуга бик дулкынланып әзерләндек. Әлмәттән башланган гастрольләр дәвамлы, нәтиҗәле булсын иде”, - ди Гүзәл Сәгыйтова.

Бүген гастрольләр Азнакайда дәвам иткән, иртәгә Ютазыда тәмамлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100