news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт автоинспекторлары бакча яшендәге балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтте

Балалар төрле биремнәрне үтәп, светофор сигналлары, җәяүлеләр юлы, автомобильләр һәм юл билгеләре турында белемнәрен ныгыткан.

Әлмәт автоинспекторлары бакча яшендәге балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтте
almet-rt.ru

(Әлмәт, 1 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). «Кышкы каникуллар» операциясе кысаларында Әлмәт шәһәренең 22нче балалар бакчасында юл кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган чара уздырылган. Бу хакта район газетасы яза.

Балалар төрле биремнәрне үтәп, светофор сигналлары, җәяүлеләр юлы, автомобильләр һәм юл билгеләре турында белемнәрен ныгыткан. Аннан соң алар өчен автотранспорт ясау буенча мастер-класс уздырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot