news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт Архитектура идарәсе башлыгы ришвәт алу буенча тоткарланган

Әлфия Маненковага карата “Ришвәт алу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). Әлмәттә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Әлфия Маненкова ришвәт алу буенча тоткарланган, дип хәбәр итте тикшерүгә якын шәхси чыганак.

Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, 3 апрельдә арадашчы эшмәкәрдән 15 мең сум акча алган. Акча реклама баннерлары паспортларын тикшерми генә имзалау өчен булган. Акча алынганнан соң арадашчыны да, Маненкованы да хокук саклаучылар тоткарлаган.

Арадашчыга карата “Ришвәтчелектә арадашчылык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Маненковага карата җинаять эше “Ришвәт алу” маддәсе буенча кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot