news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт акушеркасы Россия күләмендә үткән һөнәри бәйгедә икенче урынны яулаган

Гөлинә Шатобалова Мәскәүгә үзе хезмәт куйган медицина учреждениесе эшчәнлеген тасвирлаган видеоязма юллаган булган.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Мәскәү өлкәсендә “2016 нчы елда урта медицина һәм фармацевтик белемле иң яхшы белгеч” бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре бүләкләнгән. Әлмәт шәһәренең балалар перинаталь үзәгенең баш акушеры Гөлинә Шатобалова “Иң яхшы акушер” номинациясендә икенче урынны яулаган. Аңа дипломны Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева тапшырган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читтән торып оештырылган бәйге “Иң яхшы фельдшер”, “Иң яхшы акушер”, “Иң яхшы шәфкать туташы”, “Иң яхшы участок шәфкать туташы”, “Иң яхшы өлкән шәфкать туташы”, “Иң яхшы лаборант”, “Иң яхшы фармацевт”, “Һөнәргә тугрылык өчен” номинацияләре буенча өч этапта үткәрелгән. Гөлинә Шатобалова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, башта ул Әлмәттәге конкурска материаллар әзерләгән, аннары ул эшләр Казанга җибәрелгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы аларны беренче урынга бәяләп, Мәскәүгә бөтенроссия бәйгесенә юллаган.

Гөлинә ханымның һөнәри конкурста беренче мәртәбә катнашуы. Бәйгегә юлланган эшләрендә үзе эшләгән медицина оешмасының һөнәри казанышлары, Гөлинә ханымның акушер һөнәре турында фикерләре, уйланулары чагылыш тапкан.

“Мин ул материалларны хисап кебегрәк әзерләдем. Анда үз эшем турында тәфсилләп яздым. Фотографияләрне дә, диаграммаларны да, кадрлар белән эшне дә керттем. Безнең учреждениедә гамәлдә булган алымнар - партнер белән бала табу, ана һәм баланың бер палатада ятуы, күкрәк сөте белән имезү турында яздым. Үз эшем, бала табу, кадрлар белән эшләү турында фильм төшергән идем, аны да җибәрдем”, - диде 2013 нче елдан перинаталь үзәкнең баш акушеркасы булып эшләүче Гөлинә Шатобалова.

Акушерка әйтүенчә, бөтенроссия бәйгесендә 365 конкурсант катнашкан. Һәр 8 номинациядә өчәр җиңүче билгеләнгән. Шул рәвешле, 24 җиңүче бүләкләгән.

Гөлинә Шатобалова 1999 нчы елда “Акушерлык эше” белгечлеге буенча Түбән Кама медицина училищесын тәмамлаган. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Әлмәт бала табу берләшмәсендә башлаган. Эш стажы 17 ел тәшкил итә. Ул “Акушерлык эше” белгечлеге буенча югары квалификацион категориягә ия.

Балалар хастаханәсе баш табибының Гөлинә Шатобаловага дип язылган характеристикасында аның булдыклы, тырыш, гадел, намуслы, инициативалы, җаваплы, үзенә һәм коллегаларына карата таләпчән булуы турында әйтелә. Бу бала тудыру йорты җитәкчелеге тарафыннан да күреп алына, 6 ел эшләгәннән соң ул башта бала тудыру бүлегенең өлкән, 7 елдан соң перинаталь үзәкнең баш акушеркасы вазифасына билгеләнә.

2015 елгы эш күрсәткечләре буенча, узган елда перинаталь үзәктә 3 мең 279 бала дөньяга килгән. Аларның 1233е Гөлинә Шатобалова ярдәме белән туган. Кесарево юлы белән ярып алу буенча 835 операция башкарылган, шуларның 129е – аның катнашында.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100