news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әлли-бәлли» татар бишек җырын яңача башкарып яздырганнар

Лия Дәүләтьярова — җырчы, LIA & BEN дуэтында катнаша, «Әлли-бәлли» бишек җырына гармонияне үзе язган.

«Әлли-бәлли» татар бишек җырын яңача башкарып яздырганнар

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Лия Дәүләтьярова «Әлли-бәлли» татар бишек җырын башкарды, ул аның башкаруында яңа музыкаль чагылыш алды. Видеоны Youtube видеосайтының «Яңа дулкын» порталында карарга мөмкин.

LIA & BEN дуэтында катнашучы Лия Дәүләтьярова гармония язган һәм продюсер Максим Фролов белән берлектә халык классикасына аранжировка уйлап тапкан.

Кызыклы татар проектларын тормышка ашыру өчен эшләнгән @ kami.tatar сайтының идея авторы Айрат Хәсәнов булган. Проект борынгы татар бишек җырларына заманча музыкаль яңгыраш бирүне максат итеп куя. Бишек җырлары республиканың музыкаль фольклорын өйрәнгән музыка белгечләренең архивлары буенча текстка һәм ноталарга нигезләнеп яңартылган.

Проектны оештыручылар сүзләренчә, галимнәр тикшеренүләре буенча, бишек җырлары кан басымын киметеп кенә калмый, ә стресс белән дә көрәшә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Динә Гарипова «Зөләйха күзен ача» сериалына «Ай, былбылым» бишек җырын башкарды. Композиция җырчының «ЭТНО» исемле яңа альбомына кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot