news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әллүки» спектакленең Мәскәүдә күрсәтелү вакыты чигерелде

«Әллүки» спектакле «Алтын битлек» театр премиясендә өч номинациядә катнаша.

«Әллүки» спектакленең Мәскәүдә күрсәтелү вакыты чигерелде
архив

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Алтын битлек» театр премиясе номинанты булган спектакльләрнең күрсәтү вакыты чигерелүгә бәйле рәвештә «Әллүки» спектакле Мәскәүдә 4 апрельдә күрсәтелмәячәк. Бу хакта «Әлиф» командасы егетләре хәбәр итә.

«Бүген төгәл мәгълүм булды, „Алтын битлек“ җыены Мәскәүдә 2020 елның 17 мартыннан 10 апреленә чаклы уздырылырга тиешле бөтен тамашаларны да башка вакытка күчерә. Димәк ки, „Әллүки“ тамашасы Тарих ядкәрханәсенең күргәзмә залында 4 апрельгә билгеләнгән булса да, тамаша күрсәтелмәячәк. Кызганыч ки, шулай килеп чыкты», — дип яза спектакльнең авторлары.

Танылган режиссер Туфан Имаметдинов «Әллүки» спектаклен 2018 ел ахырында Казанда тәкъдим иткән иде. Спектакльнең мәгънәсе — туган телне саклау турында кисәтү. Аның нигезендә үлеп барган телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләре ята. Шигырьләрне Казан Яшь тамашачы театры актерлары һәм саңгырау-телсез дүрт кеше сөйли.

«Әллүки» спектакле «Алтын битлек» театр премиясендә өч номинациядә катнаша. Спектакль «Опера спектакле» номинациясендә, Туфан Имаметдинов «Режиссер эше», Эльмир Низамов «Музыкаль театрда композитор эше» дигән номинацияләрдә җиңүгә дәгъва кыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100