news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкинең яшь каратистлары Идел буе округы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады

Алмаз Шәйхетдинов үз категориясендә икенче урынны алды.

Әлкинең яшь каратистлары Идел буе округы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады
Әлки хәбәрләре

(Әлки, 1 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). 14-19 яшьлек яшүсмерләр арасында киокусинск буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә әлкилеләр уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышлар Чаллы шәһәрендә узды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Андрей Зиньков шәкертләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алмаз Шәйхетдинов үз категориясендә икенче урынны алды. Никита Карманаев һәм Камил Вафин өченче урынга чыкты. Шулай итеп, малайлар беренче өлкән разряд нормативларын үтәделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot