news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкинең Түбән Әлки авылында эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов бөртек киптерү цехы төзегән

Алга таба ул көнбагыштан май сыктырып, аны савытларга тутыру линиясен эшләтеп җибәрергә дә ниятли

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Әлкинең Түбән Әлки авылында эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов бөртек киптерү цехы төзегән. Әлеге киптерү агрегаты Төркиядә эшләнгән. Ул сәгатенә 18 тонна (тәүлеккә 400 тоннадан артык) бөртек киптерергә сәләтле, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.

Цехны сафка бастыру, бинасын төзүне дә кертеп, 22 миллион сумга төшкән. Дамир Шәйхетдинов әлеге агрегат ярдәмендә быел ук көнбагыш киптерергә җыена. Алга таба ул көнбагыштан май сыктырып, аны савытларга тутыру линиясен эшләтеп җибәрергә дә ниятли. Ә чималны аңа инде бүген үк тәкъдим итүчеләр бар. Хосусый предприятие базасында киптерелгән көнбагышны саклау өчен складлар да төзелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100