news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкинең Сихтермә-Хузангай авылында чуаш мәдәнияте һәм традицияләре түгәрәге эшли

Түгәрәккә йөрүчеләр чуаш халкының гореф-гадәтләрен өйрәнә, җырларын башкара, милли ризыклар әзерли.

(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлкинең Сихтермә-Хузангай авылында чуаш мәдәнияте һәм традицияләре түгәрәге эшли, дип яза җирле басма.

Түгәрәккә йөрүчеләр чуаш халкының гореф-гадәтләрен өйрәнәләр, җырларын башкаралар, милли ризыклар әзерлиләр. Әле кичә генә түгәрәктә катнашучылар әйлән-бәйлән уеннарын авылдашларына күрсәткәннәр.

Түгәрәккә йөрүчеләр сәхнәдә дә еш чыгыш ясыйлар. Моның өчен аларга бик матур киемнәр дә тектергәннәр. Сәхнә костюмнары тектерү өчен киткән чыгымнарның бер өлешен район бюджеты үз өстенә алган, “Хузангай” җәмгыяте дә матди ярдәм күрсәткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot