news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкинең өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләре Болгарда экскурсиядә булды

Музей директоры Фәргать Мөхәммәтов алар өчен хәйрия экскурсиясе оештырды.

(Әлки, 27 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Өлкәннәр һәм инвалидлар Болгар цивилизациясе музеендагы күп санлы экспонатлар белән бик кызыксынып танышты, Истәлек билгесе бинасында иң зур Коръән китабын карады, дип хәбәр итә Татарстанның Әлки район газетасы. 

Шулай ук кунаклар музей-тыюлык территориясендәге бүтән корылмаларны карап йөрделәр, казу эшләрен күзәттеләр. Алар биредәге матурлыкка сокланып туймады, борынгы тарихыбыз эзләреннән узуларына тәэсирләнде. Гомумән, интернатта тәрбияләнүчеләр әлеге сәяхәттән зур канәгатьлек алды, кайткач та үзара тәэсирләрен уртаклашты, дип яза район басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot