news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкинең Кече Чирмешән, Атасу кебек елгалар буенда утырган авылларны су басарга мөмкин

Язгы ташу урамнар-өйләрне су астында калдыра башласа, кешеләрне, терлек-туарны кая эвакуациялиселәрен дә хәл иткәннәр.

(Әлки, 27 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясендә халыкны һәм мөлкәтне язгы ташу чорында ничек саклау, бәла-казаны кисәтү хакында сөйләштеләр.Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

“Кыш карлы булды, димәк, язгы сулар да күп булып, кайбер торак пунктларда куркыныч тудырырга мөмкин. Бүгеннән үк вәзгыятьне контрольгә алырга, барлык саклык чараларын күрергә кирәк,–диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов.

Киңәшмәдә Кече Чирмешән һәм башка кайбер елгалар, буалар тирәсендә утырган авыл җирлекләре башлыклары язгы ташуны нинди әзерлек белән көтүләрен сөйләделәр.

Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Колчурино, Иске Алпар җирлекләрендә инде ташуга каршы штаб-комиссияләр төзелгән, чаралар планы булдырылган, авыл халкы белән сөйләшергә дә өлгергәннәр.

Язгы ташу урамнар-өйләрне су астында калдыра башласа, кешеләрне, терлек-туарны кая эвакуациялиселәрен дә хәл иткәннәр. Бигрәк тә буалы авылларга куркыныч янарга мөмкин. Шуңа да су биеклеген даими тикшерү, су торбаларын кар-боздан чистарту кебек чараларны күрәләр.

–Иң катлаулысы – судан зыян күрү куркынычы булган өйләр хуҗаларын милекне иминиятләштерергә күндерү. Акча юк, дигән сәбәп белән моны эшләмәүчеләр бездә дә бар,–диделәр җирлек башлыклары. Өен иминиятләштермәүчеләрдән кисәтелүләре хакында язмача аңлатма алырга килештеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100