news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкинең Иске Тахталы авылында туып үскән ир-ат районының шәрәфле гражданы булды

Аның тырышлыгы белән чиркәү төзелгән, шулай ук юлларны яхшырту турында да кайгырта.

Әлкинең Иске Тахталы авылында туып үскән ир-ат районының шәрәфле гражданы булды

(Әлки, 28 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлкинең Иске Тахталы авылында туып үскән, хәзер Әлмәт шәһәрендә яшәүче, туган авылын һәрдаим кайгыртып, ярдәм итеп торучы Виктор Беловка “Әлки районының шәрәфле гражданы” дигән мактаулы исем бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Виктор Белов ике ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Иске Тахталыда яңа чиркәү төзетүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге хатка Иске Тахталы халкы да имзаларын куйды. Президент кушуы буенча республика казнасыннан чиркәү төзелешенә өч миллион сум акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә былтыр Иске Тахталыда чиркәү төзелеп бетте һәм эшли башлады.

Виктор Белов авылны төзекләндерү, юлларны яхшырту турында да кайгыртып йөри. Зур чаралар үткәргәндә дә ярдәм итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100