news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкинең Иске Матак мәктәбе укучысы чаңгычылар арасындагы кросста республика чемпионы булды

Ул үз яшь категориясендәге 55 катнашучы арасында беренче урынны яулаган.

(Әлки, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" ). Әлки районының Иске Матак мәктәбе укучысы Вячеслав Юманов чаңгычылар арасындагы кросста республика чемпионы булды, дип яза җирле басма.

Вячеслав – районның иң оста чаңгычыларының берсе. Ул бу төр ярышларда күп тапкырлар район чемпионы һәм республика бәйгеләре призеры булды. 5 класстан бирле тренер Николай Ирдинкин җитәкчелегендә шөгыльләнүче спортчы егет чаңгычыларның Татарстан җыелма командасына кандидат. Үткән атнада Алабуга шәһәрендә чаңгычылар арасында узган республика беренчелегендә Вячеслав 5 километрлы дистанциягә йөгерде. Үзенең яшь категориясендәге 55 катнашучы арасында ул беренче урынны яулаган һәм Татарстан чемпионы исеменә ия булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot