news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкинең Базарлы Матак мәктәбендә туган ил тарихын ни дәрәҗәдә белүгә тикшерү үткәрелде

Тест сорауларына иң дөрес җавапларны 10нчы сыйныф укучысы Булат Гыйниятуллин бирде.

(Әлки, 9 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары арасында туган илебез тарихын белүгә тест үткәрелде, дип яза җирле басма.

Әлеге чара “Бердәм Россия” партиясенең “Җиңү парады” патриотик проекты кысаларында оештырылды. Укучыларга илебез тарихыннан 25 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Һәр җавап 1 балл белән бәяләнде. Иң күп һәм дөрес җавапларны 10нчы сыйныф укучысы Булат Гыйниятуллин бирде. Ул 24 балл җыйды. Икенче – 11нче сыйныф укучысы Светлана Байкова (23 балл). Өченче – 11нче сыйныфтан Алмаз Вәлиев. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Оештыручылар балаларга “Яшь гвардия” хәрәкәте,”Җиңү парады” проекты хакында сөйләделәр. Шулай ук проектның беренче этабында катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар аталды. Болар - Динә Габдуллина, Рәсим Гатауллин, Дмитрий Смородинов. Алар Казанда “Олимпиец” спорт комплексында ГТО нормалары тапшырганнар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100